Хөрмәтле авылдашлар! Татарстан Республикасы көне котлы булсын!
Әлеге бәйрәм, чын мәгънәсендә, халыкның бердәмлеген, татулык һәм тынычлыгын чагылдыра. Ата-бабаларыбызның хезмәте, батырлыгы һәм иҗади казанышлары нәтиҗәсендә без туган төбәгебезнең тарихы һәм бүгенгесе белән хаклы рәвештә горурланабыз. Без халкыбызның борынгы йолаларын, аның мәдәниятен буыннан-буынга тапшырабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, туган җиребезгә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт – болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык һәм бердәмлекне сакларга ярдәм итә.
Районыбыз да елдан-ел үсә, матурая. Күпьеллык тарихында халкыбыз булдырганны саклап һәм арттырып, ата-бабаларыбыз традицияләрен истә тотып, заманча технологияләрне кулланып без алга ышаныч белән атларбыз.
Сезгә чын күңелдән игелек, иминлек һәм тынычлык телибез. Киләсе көннәргә ышаныч белән карыйк. Газиз Татарстаныбыз хакына үзебезгә хас тырышлык белән, җаваплылык тоеп эшлик.