Китап атналыгы

3 апреля 2017 г., понедельник

Китап атналыгы.

27 марттан - 2 апрельгә кадәр Зур Чынлы авыл китапханәсендә "Китап - белем чишмәсе" исемендәге балалар китап атналыгы үтте.

27 март көнне "Мин кулыма китап алам..." чарасы үткәрелде. Мәктәп укучыларын җидекөнлек план белән  таныштырдык һәм китап тарихы турында презентация күрсәтелде.

28 март көнне "Китап табиблары" көне булды. Китапханәдәге таушалган китапларга укучылар белән ремонт ясалды.

29 март көнне "Наш кинозал" чарасы үткәрелде. Укучылар А.Алиш әкиятеннән "Чукмар белән Тукмар" мультфильмын карадылар.

30 март көнне "Новинки из книжной корзинки" чарасында укучылар яңа китаплар белән таныштылар.

31 март көнне мәктәп китапханәсе мөдире Гелүзә Алиева "Син боларны беләсеңме?" темасына чыгыш ясады.

                         1. Китап укыганда тотарга тиешле кагыйдәләр.

                         2. Китапханәдә булганда тотарга тиешле кагыйдәләр.

1 апрель көнне "Китап - белем чишмәсе" чарасында укучылар арасында китап турындагы мәкальләргә, табышмакларга  конкурс үтте.

2 апрель көнне "Китаплар патшалыгында кунакка" исемле чарада авыл китапханәсе  мөдире Г. Юнусова чыгыш ясады.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International