Камалиев Карип Шиһабетдин улы 1926 нчы елның 27 нче октябрендә Зур Чынлы авылында дөньяга килгән. “Сугыш!” дигән котычкыч хәбәр авылга килеп ирешкәндә Карип абыйга нибары 15 яшь була. Җиденче сыйныфны яңа гына тәмамлаган яшүсмер укуын тагын дәвам итәр өчен Тәтештәге агрономнар әзерләүче авыл хуҗалыгы мәктәбенә юл тота. Биредә ул ике ел укып белем алгач Буденный районы машина – трактор станциясенә агроном итеп билгеләнелә. Ул вакытта әлеге район составында 7 колхоз исәпләнә. “Барысыда фронт өчен!” дип эшләгән чорда, авыл хезмәтчәннәре дә көнне – төнне белми бил бөгеп эшли. Яшь белгечтә басуларның уңдырышлылыгын күтәрү, тотрыклы ашлык җитештерү өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Ниһаять, 1943 нче елның 6 ноябрендә Карип абый хәрби комиссариатка чакырыла. Беренче хәрби күнекмәләрне ул Мәскәү өлкәсендәге Покров шәһәрендә урнашкан кече командирлар әзерли торган полк мәктәбендә ала. Биредә берничә ай өйрәнүләр үткәннән соң, аны 3 нче Белоруссия фронтына озаталар. Бөтен фронт буйлап сугышның кызган чагы. 19 нчы дивизия составындагы 7 нче дивизион фашист басып алган Белоруссия шәһәрен азат итү өчен яңадан – яңа һөҗүмгә күтәрелә. Беренче “Кыюлык өчен” медален Минск шәһәрен азат иткәндә ала. Кенинсберг шәһәрен азат иткәндә сугышчан батырлык өчен 3 дәрәҗә “Дан” ордены белән бүләкләнә.
Ерак Көнчыгышта сугыш беткәннән соң да ул Портартур шәһәрендә 6 ел хезмәт итә. Бары тик туган авылына 1951 нче елның декабрендә генә кайта. Авылда кайтып гайлә кора. Гайләдә 6 баласы доньга килә. Бүгенгесе көндә сугыш ветераны Карип абый, балалары һәм оныклары белән яши.
Карип абый сугыш турында сөйләгәндә күзләренә яшьләр тула, чөнки аның дуслары, авылдашлары хәзер инде вафат. Күп кенә балалар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар. Шушы ачы хәсрәтләрне күргән Карип абыйның иң зур теләге – туган илдә тынычлык булсын. Карип абыйны без хөрмәт итәбез, анарга саулык сәламәтлек телибез.

