6 март көнне Зур Чынлы мәдәният йортында “Халык талантлары балкышы” исеме астында иҗади отчет концерты үтте. Концертта барлыгы 34 номер булды.Фольклор чыгышы, драма түгәрәге чыгышлары, әсәрләрдән өзекләр, балалар бию түгәрәге чыгышлары һәм бик күп халкыбызның җырлары башкарылды. Авыл халкы концертны бик җылы кабул итте.
