Зөбәрҗәт туегыз белән...

2 октября 2015 г., пятница
   Зур Чынлы авылында яшәүче Нәҗип Гаяз улы һәм Җәмилә Җамалдин кызының  бергә тормыш корып җибәрүләренә 55 ел узып та киткән. Бу олы бәйрәм белән котлап Зур Чынлы авылы Җирле үзидарә Советы башлыгы Фәрит Сәмигулла улы Халиуллов Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Александр Валерьевич Шадриковның бүләген һәм котлау хатын тапшырды.
   Хөрмәтле  Нәҗип Гаяз улы һәм Җәмилә Җамалдин кызы!
   Гомер мизгелегезнең матур бәйрәме - Зөбәрҗәт туегыз белән чын күңелдән котлыйм һәм иң җылы сүзләремне җиткерәм.
   Шушы 55 ел эчедә сезгә күпме юллар үтәргә, кыенлыклар кичәргә туры килгәндер. Сез бер - берегезгә ныклы терәк булып, авырлыкларны бергәләп җиңдегез, гаилә дигән парлы йортыгызны саклый белдегез. Бүгенге көндә сезнең райондашларыгыз алдында йөзегез ак, намусыгыз саф. Сез олы хөрмәткә лаек.
   Гаиләне кечкенә бер дәүләт диләр. Нәкъ менә сезнекедәй гаиләләр Татарстаныбызның һәм районыбызның нигезен тәшкил итә. Нигез нык булганда гына олы йортны саклап калып була.
   Шушы матур көндә сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Гел шулай матур булып, изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, бергә-бергә, күңелле яшәргә насып булсын.

Хөрмәт белән Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы А.В.Шадриков






 
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International