Юбилеегыз белән тәбриклибез.

20 сентября 2015 г., воскресенье
   Бүген, 20 сентябрь көнне, Зур Чынлы авылында яшәүче Фахртдинова Зәйтуна Нурулла кызының олуг юбилее - 95 яшь тулган көн. Аны юбилей уңаеннан тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Алексей Иванович Сарафанов,  Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сәмигулла улы Халиуллов килде. Алексей Иванович Сарафанов Россия президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырды.
   Зәйтуна Нурулла кызы гомере буе авылда яшәп туган колхозыбызда төрле эштә хезмәт иткән. Бүгенге көндә ул улы Рәфагат тәрбиясендә яши. Зәйтүна апа сезне олы юбилеегыз белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, тыныч картлык телибез.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International