Котлыйбыз!

18 мая 2015 г., понедельник
   Бүген, ягъни 18 май көнне Зур Чынлы авылы ветераннар Советы рәисе Салахов Исхак Исмагыйль улы  үзенең олы юбилеен билгели.
   Хөрмәтле Исхак Исмагыйль улы!
   Сез бүген үзегезнең олы юбилеегызны 85-яшегезне билгелисез.Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын.Бүген дә сез ветераннар Советы рәисе буларак олыларга да кечеләргә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә олы ихтирам казангансыз. Алдагы гомер юлларыгызны да сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм якыннарыгыз белән бәхетле көннәрдә үткәрегез.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International