1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылап

28 марта 2015 г., суббота
27 март көнне, Зур Чынлы авылында  "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды. Лаеклы күкрәк билгеләрен  Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе кулыннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре алды. Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен авыл мәдәният йорты хезмәтчеләре һәм мәктәп укучылары сугыш елларына багышланган концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Соңыннан аралашу чәй табыны артында дәвам итте.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International