Даутов Динар Рәфис улы 1993 елның 6 февралендә Ульяновск шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ульяновск сәүдә-икътисад техникумында белем бала. Динар 2013-2014 елларда Россия Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайтып Ульяновск шәһәрендә төрле эшләрдә эшли. 2023 елның май аенда, хәрби махсус операциядә катнашырга теләк белдереп контракт төзи. Шул ук елның июль аенда Донецк халык республикасының Марьинка шәһәрендә барган каты бәрелешләрдә Динар һәлак була.
Тыныч йокла, Динар! Урының җәннәттә булсын! Синең батырлыгың, каһарманлык үрнәгең - безгә һәрчак үрнәк. Батыр исемең мәңге онытылмас.