Авылыбызның урам юллары һәрвакыт кардан вакытында чистартылып тора

15 января 2026 г., четверг

Кар җирне каплап ала да андагы җылыны тышка чыгармый, ә суыкны үткәрми. Карның әлеге сыйфаты үсемлекләр һәм хайваннар өчен файдалы. Үләннәр дә, көздән баш калкытып калган уҗымнар да кар астында өшемиләр. Аюлар, тычканнар мәсәлән кыш көне өннәрендә рәхәтләнеп җылынып ята алалар. Кар һаваны да чистарта. Яуган вакытта ул һаваны сафландыра, төтенне, корымны, тузанны үзенә сеңдерә. Кар ничаклы күбрәк җыелса, җирнең дымы шулчаклы булачак, һәм киләсе елга иген уңачак. Яз көне кар эри һәм ташу яки гөрләвек булып ага, урманнарны, басуларны, бакчаларны дым белән сугара. Ә бу, үз чиратында, үсемлекләр, агачлар өчен файдалы.

Кар күп яву зыян да китерергә мөмкин. Өстәвенә, җил чыгып, буран да бурый башласа. Очкычлар оча алмый, поездлар кузгалмый, автомобил юллары ябыла. Юлларга салган карны чистартырга күп вакыт кирәк. 

Авыл җирлеге башкарма комитетының үз техникасы, яисә тракторы булу бик уңайлы. Ә тракторчыларыбыз көнне - төнгә ялгап авыл урамнарыннан карны чистартуда көчләрен кызганмыйлар. Шуңа күрә дә авылыбызның урам юллары һәрвакыт кардан вакытында чистартылып тора.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International