Хисамутдинова Нуриҗан Закир кызы – 1935 елның 27 нче июлендә туган. Сугыш елларына туры килгән балачакта күп авырлыклар кичерергә туры килгән анарга. Абыйсы Киям абый белән яшли әти-әнисез калалар. Нуриҗан апа колхозның бөтен эшендә дә: үгез җигеп җир сөрү, йөк ташу, көлтә бәйләү, барысы да була, бөтен авыр эштә дә катнаша. Соңгы елларда Нуриҗан апа фермада эшли, колхоз кырларында чөгендер үстерә.
Тормыш иптәше Магсум абый белән 4 бала үстереп һәрберсен олы тормышка аяк басарга булышалар. Мәгсүм абый гына бу якты дөньядан хушлашты. Нуриҗан апа бүгенгесе көндә килене һәм улы тәрбиясендә яши. Иң олы уллары Ринат абый гаиләсе белән авылда яшиләр, икенче улы Фәем абый һәм Фәймә апа үз гаиләләре белән читтә яшиләр.

Хөрмәтле Нуриҗан апа! Сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек, иминлек, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп,озак яшәвегезне телибез!