Хисамутдинов Мансур Гариф улы – 1930 елның 15 мартында дүрт балалы гаиләдә, икенче бала булып дөньяга килә. Мансур абый, абыйсы һәм ике энесе белән гаиләдә дүрт ир-егет дус һәм тату тәрбияләнәләр. Сугыш елларына туры килгән балачакта күп авырлыклар кичерергә туры килгән анарга, колхозның бөтен эшендә дә катнаша. Мансур абыйның хезмәт юлы -төзүче булып эшли. Туган авылның мәктәбен, амбарын, клубын, фермаларын төзүдә Мансур абыйның хезмәте аеруча күп.
Тормыш иптәше Дания апа белән алты бала: 4 кыз һәм 2 ир-бала үстереп һәрберсенә тормышта үз юлларын табарга булышалар. Дания апаның гына гомере кыска булып бу дөньяны калдырып китә. Бүгенгесе көндә кызлары Резедә гаиләсе белән авылда яши, ә калган балалар үз гаиләләре белән читтә яшиләр. Мансур абый үзе генә яши. Кызы Резедә, тормыш иптәше Нурвахит белән Мансур абыйны карыйлар. Читтә яшәүче биш бала гаиләләре белән бик еш кайтып әтиләренең хәлен белеп, хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп торалар.
Хөрмәтле Мансур абый! Сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек, иминлек, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп,озак яшәвегезне телибез!