Камалетдинов Мансур Гайнулла улы 1935 нче елның 18 февралендә гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы барган чорга туры килә. Кечкенәдән үк ул өйдә, хуҗалыкта, шулай ук колхоз кырында һәм фермада өлкәннәргә ярдәм итәргә мәҗбүр була. Бөек Ватан сугышы башлангач әтиләре Гайнулла абый сугышка китә һәм сугышта һәлак була. Балалар әниләре тәрбиясендә калалар.
Мансур абый авылдашы Лена апа белән гаилә корып иңне - иңгә куеп, тормышның бөтен авырлыкларын икәү бергә тартып бик матур яшиләр. Мансур абый озак еллар колхозда бензин ташый торган машинада эшли, ә Лена апа күп еллар дуңгыз фермасында эшли, колхоз кырларында чөгендер сирәкли. Мансур абый белән Лена апаның балалары юк. Ләкин алар беркайчан да ялгызлыкны тоймыйлар. Туганнар, күршеләр белән бергә бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр.
Хөрмәтле Мансур абый! Сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек, иминлек, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп,озак яшәвегезне телибез!