Сустеева Зекия Фатых кызын олы юбилее белән котлыйбыз!

15 января 2025 г., среда

       Сустеева Зекия Фатых кызы, 1935 нче елның 15 январенда, алты балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы барган чорга туры килә. Кечкенәдән үк ул өйдә, хуҗалыкта, шулай ук колхоз кырында һәм фермада өлкәннәргә ярдәм итәргә мәҗбүр була. Мәктәпне 3 нче сыйныфка кадәр укый. 1941 нче елны әтиләре Фатых абый сугышка китә һәм 1942 нче елны вафат була. Алты бала әниләре тәрбиясендә үсәләр.

     Зекие апа авылдашы Мансур абый белән 1958 елны гаилә корып 7 бала тәрбияләп устерәләр. Аларга белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Мансур абый гына 51 ел бергә яшәгәннән соң дөньядан китә.  Зекия апаның 12 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта юбиляр авылда кызы Венера белән гомер кичерә, ә читтә яшәүче балалары аларга һәрнәрсәдә ярдәм итеп торалар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International