Хөрмәтле өлкәннәребез! Бәйрәмегез котлы булсын💐
Сезнең тормыш юлы - матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын күңелдән,
Сезнең гомер - безнең горурлык!
1 октябрь - Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан тормышыбызны ямьләп, акыллы киңәшләрен биреп яшәүче, сабыр, зирәк, изге җанлы олы яшьтәге апа-абыйларны бәйрәмнәре белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез. Кадерле кешеләребез! Сезгә озын-озак бәхетле гомерләр, күтәренке кәеф, балалар-оныклар куанычы теләп калабыз. Барыгызга да тормышыгызның һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп үткәрергә язсын! Бәйрәмегез белән сезне!