8 - июль Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне белән!

8 июля 2024 г., понедельник

Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта, кояшта бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә.
Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәбез.
Шушы бәйрәм уңаеннан без Зур Чынлы авыл җирлеге, мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Камалиев Җәүдәт абый белән Клара апа, Хисамутдинов Мәгсум абый белән Нурҗиһан апа, Юсупов Мидхат абый белән Мөслимә апа гаиләләрен котлап үттек. Бу гаиләләр чын мәгьнәсендә үрнәк гаиләләр !!! Нинди генә авырлыклар килмәсен аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын, һәрвакыт иңгә-иң куешып, кулга кул тотынышып тормыш сукмагыннан 60 ел артык инде бергә атлыйлар. Балаларына, оныкларына киңәшләрен, тормыш сандыгына гомер буе туплаган тәҗрибәләре белән бүлешеп, игелектә, кадер хөрмәттә матур картлар булып яшиләр. Тагы күп еллар шулай булуын телибез! Исән-имин булыгыз!
Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International