Җәйге эсседән безнеңчә эйтсәк жардан ничек сакланырга? Җылы, кояшлы көннәр -җәйнең иң матур чагы. Әмма кояшның артык нык кыздыруы зыянлы булырга мөмкин... Тән тиресе тын алырлык, табигый тукымадан тегелгән җиңел, иркенрәк, ачык төстәге киемнәр кияргә тырышыгыз... Эсседә организмда сыеклык зур күләмдә югала, шунлыктан суны, мин. суларларны, яңа сыгылган җимеш сулары ешрак эчәргә кирәк (2-2,5литр) . Эссе дэ алкоголь, сыра, газлы эчемлекләр кулланырга кинәш ителми. Эсседә үзегезне начар хис итсәгез, башыгыз эйләнсә тизрәк салкынча урынга күчегез, хәлегез җинеләймәсә табибка мөрәҗәгать итегез... Стресслардан сакланыгыз. Эмоциональ тынычлыкны саклау зарур... Эле көннәр үтә дә кызу тора...
Йөрәк-кан тамырлары чирләреннән һәм сулыш әгъзалары авыруларыннан интегүчеләргә кызу сугудан сакланырга кирәк. Өлкән яшьтәгеләргә һәм балаларга да кызуда озак булу бик зарарлы. Өлкәннәрдә сусау тойгысы һәм тир бүленү реакциясе акрыная. Кагыйдә буларак, алар медикаментлар да кабул итә.
Эсседән зыян күрмәс өчен берничә киңәш: өйдә салкынча һава булдырыгыз, көндез кояшлы яктагы тәрәзәләрне каплагыз, төнлә тәрәзләрне ачып куегыз.
Эсседә озак булмаска тырышыгыз, күләгәдә булырга тырышыгыз, көндезге 12дән-16сәгатькә кадәр кояш аяусыз кыздыра.
Кызуда авыр физик эш башкармаска киңәш ителә.Организымыгызны саклау үз кулыгызда, сау сәламәт булыйк!