Камалетдинова Лена Юсуп кызы 1934 елның 26 январендә гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә барлыгы 8 бала була: 6 малай һәм 2 кыз. Бүгенгесе көндә Лена апа дөьяда үзе генә яши. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы барган чорга туры килә. Кечкенәдән үк ул өйдә, хуҗалыкта, шулай ук колхоз кырында һәм фермада өлкәннәргә ярдәм итәргә мәҗбүр була. Бөек Ватан сугышы башлангач әтиләре Юсуп абый сугышка китә. Балалар әниләре тәрбиясендә калалар.Сугыш барганда Юсуп абый тоткынга эләгә, аннан соңрак өйгә кайта.
Лена апа авылдашы Мансур абый белән гаилә корып иңне - иңгә куеп, тормышнын бөтен авырлыкларын икәү бергә тартып бик матур яшиләр. Лена апа күп еллар дуңгыз фермасында эшли, колхоз кырларында чөгендер сирәкли, ә Мансур абый озак еллар колхозда бензин ташый торган машинада эшли. Лена апа белән Мансур абыйның балалары юк. Ләкин алар беркайчан да ялгызлыкны тоймыйлар. Туганнар, күршеләр белән бергә бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр.
Хөрмәтле Лена апа! Сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек, иминлек, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп,озак яшәвегезне телибез!