Юбилярны котлау

3 января 2024 г., среда

       Хамитова Фаимә Нургали кызы 1934 елның 3 январендә гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы барган чорга туры килә. Кечкенәдән үк ул өйдә, хуҗалыкта, шулай ук колхоз кырында һәм фермада өлкәннәргә ярдәм итәргә мәҗбүр була. Мәктәпне 5 сыйныфка кадәр укый. 1941 нче елның июнь аенда әтиләре Нургали абый сугышка китә. Биш бала әниләре тәрбиясендә үсәләр.Нургали абый 1944 елның көз аенда сугыштан яраланып кайта. Гаиләдә сугыштан соң тагын 3 бала дөньяга килә.

     Фаимә апа авылдашы Сафиулла абый белән 1956 елның январь аенда гаилә корып ике кыз бала тәрбияләп устерәләр. Аларга белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Сафиулла абый гына 52 ел бергә яшәгәннән сон дөньядан китә. Бүгенгесе көндә өлкән кызлары Суфия гаиләсе белән Ульяновск өлкәсендә, ә кече кызлары Зельфия Казанда гаиләсе белән гомер кичерәләр.Фаимә апаның 4 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта юбиляр авылда ялгыз гомер кичерә, ә балалар аңа һәрнәрсәдә ярдәм итеп торалар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International