Юбилярны котлау

14 ноября 2023 г., вторник

   Адия Сафиулла кызы 1928 елның 14 нче ноябрендә Зур Чынлы авылында туа. Әтисе Сафиулла агай Бөек Ватан сугышында катнаша. Әтисе дә, әнисе Шәмсеҗиһан да колхозда эшлиләр. Адия әби гаиләдә өлкән бала, анардан соң сеңелесе Сания апа була.

   Бөек Ватан сугышы башланганда Адия әбигә 13 яшь була, аңа да өлкәннәр белән бертигез сугыш елларының барлык авырлыкларын күтәрергә туры килә. Сугыш елларында кайда гына эшләргә һәм нинди генә эшләр башкарырга туры килми аңа. Урман да кисә ул, авылдашлары белән бергәләшеп утын да әзерлиләр,  Донбасс шахталарында да эшләргә туры килә аңа. Бер сүз белән әйткәндә, язмыш аны аяп тормый, төрлечә сыный. Шулай да Адия әби бирешми, нык була, тормышын да тел-теш тидермәслек итеп төзи ала.

   Үзенең авылдашы Касыйм абый белән гаилә төзиләр алар, бергәләшеп дүрт бала: кызлары Наҗиягә, Фәниягә, уллары Вазыйх һәм Дамирга гомер бүләк итәләр. Тигез тормышта балаларына ныклы белем биреп, тормыш киңлекләренә очыралар. Тормыш иптәше белән икесе дә гомере буе хезмәттә булалар. Тыныч тормышта Адия әби фермада да эшли, җәен исә колхозда чөгендер дә үстерә.

    Бүгенге көндә Адия әби авылда төп йортта, улы Вазыйх һәм килене Зөлфия тәрбиясендә гомер кичерә.

–Бүген мин бик бәхетлемен. Балаларым еш кайталар, шалтыратып та  хәлемне белешәләр. Шөкер, балаларым бик тәртиплеләр, эшчән булып үстеләр, йөзебезгә беркайчан да кызыллык китермәделәр. Бик яхшы тәрбиялиләр үземне, әни дип өзелеп торалар, мин бик рәхмәтлемен аларга,-ди Адия апа.

   Хөрмәтле Адия Сафиулла кызы! Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек- саулык, тыныч картлык, балаларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен күреп яшәргә язсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International