Хисамутдинов Магсум Арифуллович – 1933 елның 10 нчы октябрендә, дүрт балалы гаиләдә өченче бала булып туган. Сугыш елларына туры килгән балачакта күп авырлыклар кичерергә туры килгән анарга. Магсум абый 12 яшеннән колхозда көтү көткән. Колхозның бөтен эшендә дә: үгез җигеп җир сөрү, йөк ташу, көлтә бәйләү, барысы да була, бөтен авыр эштә дә хезмәт итә.
Тормыш иптәше Нуриҗан апа белән 4 бала үстереп һәрберсен олы тормышка аяк басарга булышалар. Мәгсүм абый белән Нуриҗан апа бүгенгесе көндә килене һәм улы тәрбиясендә яшиләр. Иң олы уллары Ринат абый гаиләсе белән авылда яшиләр, икенче улы Фәем абый һәм Фәймә апа үз гаиләләре белән читтә яшиләр.
Хөрмәтле Магсум абый! Сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек, иминлек, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп,озак яшәвегезне телибез!