Хөрмәтле Мидхәт абый, Мөслимә апа! Сезне бриллиант туегыз белән котлыйбыз!

16 мая 2023 г., вторник

Җирдә яшәү - сынау бит ул, диләр,

Авырлыкны бергә җиңдегез,

Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

 Бриллиант туегызга җиттегез!

АЛЛАһ биргән олы бүләк бит ул

 Тигезлектә гомер итүләр.

 Язмыш салган урау юллардан

 Иңне-иңгә терәп үтүләр.

Тормыш йөген бергәләшеп тарту

Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.

Шатлыклар да, әрнеп елаулар да

Бергә кичерелгән һәммәсе...

Кем сокланмас сезгә карап бүген,

Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!

 Ходай сезгә үзе ярдәм иткән

 Сайлаганда тормыш иптәшен.

Тагын бик күп еллар тигезлектә

Матур парлар булып яшәгез.

Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,

 Балкып торсын тормыш чәчкәгез!

Насыйп булсын бала, оныкларның

 Игелеген сезгә күрергә.

Һәм безгә дә АЛЛАһ язса иде

Ак алтын туегызга килергә!

Хөрмәтле Мидхәт абый, Мөслимә апа! Сезне күркәм бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.Бәхетле парлар булып, хөрмәттә яшәгез.

Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерегез.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International