Фатхуллова Камилә Фаиль кызын котлыйбыз

25 апреля 2023 г., вторник

24 апрель көнне, Казан шәһәренең Татарстан Халыклар дуслыгы йортының Концертлар залында, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе, Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм Фонды белән берлектә оештырган "Шигърияткә сәяхәт" бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. Бәйге 20 нче февральдән 2 нче апрель көненә кадәр уздырылды, дүрт номинациядә үтте. Роберт Миңнуллин шигырен сәнгатьле уку номинациясендә Зур Чынлы авыл китапханәсенең даими укучысы Фатхуллова Камилә җиңү яулады.
Камиләне чын күңелдән тәбрик итәбез! Алдагы тормышта һәм укуында зур уңышларга ирешүен телибез.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International