21 март көнне, Казан шәһәрендә, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы оештырган “Солдат альбомы-2023” конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы  узды

22 марта 2023 г., среда

21 март көнне, Казан шәһәрендә, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы оештырган “Солдат альбомы-2023” конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы  узды. Быел ул 01-19 нчы февраль көннәрендә уздырылды. Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат  язды һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады. 

“Солдат альбомы-2023” конкурсы җиңүчеләре арасында Иске Шәйморза һәм Зур Чынлы авылы китапханәсе укучылары да бар.

"Рәсем-открытка" номинациясендә Алия Салахова (Иске Шәйморза авылы китапханәсе), ә 

“Солдатка хат”номинациясендә Инсаф Шәмсетдинов (Зур Чынлы авылы китапханәсе) укучылары җиңү яулады.

 

P.S. Алия һәм дә Инсафны чын йөрәктән тәбрик итәбез! Алдагы көннәрендә дә уңышлар юлдаш булсын үзләренә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International