Сафина Марьям апа Зарифулловнаны котлау

28 января 2023 г., суббота

   Сафина Марьям Зарифулловна – 28.01.1933 елда туган. Сугыш елларына туры килгән балачакта күп авырлыклар кичерергә туры килгән анарга. Бераз олыгайгач урман кисүдә, окоп казуда да эшли. Колхозның  бөтен эшендә дә: фермаларда, бригадта хезмәт итә.

   Әнвәр абый белән гаилә корып 6 бала: Әльфия, Гөлсинә, Мөстәкым, Рәфизә, Надия, Наҗияне тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы Наҗия кызлары 2 яшендә, Гөлсинә кызлары олыгайгач вафат булалар.

   Бүгенге көндә Марьям апа улы Мөстәкым белән килене Рәмзия тәрбиясендә яши.  Мөстәкым абый КФХ”Бикчуров Р.А.” механизатор булып эшли, ә Рәмзия апа лаеклы ялда - өйдә генә. Башка балалар, оныклар читтә яшиләр.

  Марьям апаның оныгы, Гөлсинә апаның улы бүгенгесе көндә махсус хәрби операциядә катнаша.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International