Юбилярны котлау

10 февраля 2022 г., четверг

Азмуханова Мәсума Шарафутдин кызы – 1932 елның 10 нчы февралендә  Зур Чынлы авылында туа. Тормыш иптәше Әмир абый белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы 2 балалары иртә дөньядан китәләр. Бүгенгесе көндә кызы Рокия апа Буа районы Норлат авылында яши, улы Рәис абый Челябенскта тора, уллары Фәнил белән Хәлил абыйлар Ульяновскта яшиләр. Мясума апа  Иске Кәкерле авылында кызы Зөльфия белән кияве тәрбиясендә тора.Мәсума апа гомере буе колхозда бригадта эшли, чөгендер үстерә.

   Хөрмәтле Мәсума апа! Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, шатлыклыр, балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен куреп яшәвегезне телибез!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International