Юбилярны котлыйбыз!

10 января 2022 г., понедельник

   Шакуров Шамил Валиевич –  1932 елның 10 нчы январенда туган. Сугыш елларына туры килгән балачакта күп авырлыклар кичерергә туры килгән анарга. Әтисе сугышка киткәндә әнисенә өч бала калган. Энесе, сеңелесе һәм әнисенә иң зур бала буларак бар эштә дә терәк булган Шамил абый. Колхозда исә үгез җигеп җир сөрү, йөк ташу, көлтә бәйләү, барысы да була, колхозның бөтен эшендә дә катнаша.

    Олыгая барган саен Шамил абый колхозда зуррак эшләргә йөгелә. Авылга беренче трактор кайткач трактор йөртә, соңрак К-700 тракторында эшли. Колхозның төзелеш бригадасында да эшли. Шамил абый 15 ел АВМда печән оны ясауда, һәм йон теттерү мастерскоенда җитәкче булып эшли.

   “- Ленин утларын авылда мин кабыздым, - дип горурланып сөйли Шамил абый.13 ел авылда электрик булып эшли. Бу чорда авыл йортларына, фермаларга ут кертелә.

    Тормыш иптәше Мәхсүдә апа белән алты бала үстереп һәрберсен олы тормышка аяк басарга булышалар. Шамил абый бүгенгесе көндә кызы һәм кияве тәрбиясендә яши. Башка балалары үз гаиләләре белән читтә яшиләр.

 Хөрмәтле Шамиль абый! Сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, шатлык-куанычлар телибез! Балаларыгызның, оныкларыгызның бары тик рәхәтен генә тоеп яшәргә насып булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International