Юбилярны котлыйбыз!

16 февраля 2021 г., вторник

   Хаярова (Азизова)  Гелсум Нурулла кызы  1926 елның 15 февралендә дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 15 яшь була. Сугыш елларында тракторчылар һәм комбайнчыларның 79 процентын  хатын-кызлар тәшкил итә.Зур Чынлы авылыннан 18 кыз-бала Иске Шәйморза авылында тракторчылар курсын тәмамлап, трактор йөртү хокукы алганнар һәм сугыш елларында колхоз кырларында җир сөргәннәр, чәчкәннәр һәм ашлык урдырганнар. Шулар арасында Гелсум апа Нурулла кызы да булган.

“- Без вакыт белән санашмадык, көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килгәндә дә сер бирмәдек, сынатмадык, тырыштык”, - дип искә ала сугыш елларын Гелсум апа.

   Сугыштан соң 1947 елда Хаяров Сәлихҗан Шәрипҗан  улы белән тормыш корып 6  бала тәрбияләп үстерәләр.  Сәлихҗан абыйның һәм бер улларының гомерләре кыска була шул, алар бу якты дөньядан иртә китәләр. Гелсум апа бүгенгесе көндә авылда узе генә яши. Олы уллары Иршат абый, Гелсум апа күршесендә тормыш иптәше Гөлшат апа белән әниләренә һәрвакыт ярдәм итеп яшиләр. Калган балалар читтә яшәсәләр дә, Гелсум апа янына бик еш кайтып, әниләренә ялгыз яшәүне тоярга бирмиләр.

   Хөрмәтле Гелсум апа! Сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, ян тынычлыгы, күп шатлыклар, ак бәхетләр телибез! Балаларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен күреп яшәргә язсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International