Юбилярны котлыйбыз!

2 июля 2020 г., четверг

Алимова Әминә Арифулла кызы-1930 елнын 1 июлендә туган. Сугыш елларына туры килгән балачакта күп авырлыклар кичерергә туры килгән анарга.Олылар белән беррәттән балачакта ук колхоздагы барлык эшләрдә дә катнаша ул.

      Тормыш иптәше Әмир абый белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр.Балалары барысы да тормышта үз юлларын табып хезмәт итәләр.Уллары Әсхать теш табибы булып район хастаханәсендә озак еллар халкыбызга хезмәт күрсәтә. Бүгенгесе көндә тормыш иптәше белән балалары хөрмәтендә парлы  гомер кичерәләр.

Әминә апа, Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек саулык, ян тынычлыгы, балаларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен күрергә насып булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International