Алимова Магсума Шарипзян кызы-1930 елнын 1 июлендә туган. Сугыш елларына туры килгән балачакта күп авырлыклар кичерергә туры килгән анарга.Олылар белән беррәттән колхоздагы барлык эшләрдә дә катнаша ул: җәен уф алла арбасы,кышын чана тартып утә балачак еллары.
Сугыштан кайткан Мирза абый белән тормыш корып яши башлыйлар.Тормыш иптәше Мирза абый үлгәч 42 яшендә 7 баласы белән тол кала.Ялгыз ана балаларын аякка бастырыйм дип көн-төн колхозда хезмәт итә.Көндез ирләр белән беррәттән 67 яшендә эскерткә салам өеп,төнен колхоз правлениесында каравылда кунып пенсиягә чыккач та озак еллар хезмәт куя.Биш баласын сонгы юлга озатырга да язган аңа.Бугенгесе көндә балалары,оныклары хөрмәтендә гомер кичерә.
Магсума апа Сине Юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, ян тынычлыгы,балаларыңның, оныкларыңның рәхәтен күрергә насып булсын!