Салахов Исхак Исмагилович – 1930 елның 18 маенда туган. Сугыш елларына туры килгән балачакта күп авырлыклар кичерергә туры килгән анарга. Әтисе сугышка киткәндә әнисенә дүрт бала калган. Ике энесе, бер сеңелесе һәм әнисенә иң зур бала буларак бар эштә дә терәк булган Исхак абый. Колхозда исә үгез җигеп җир сөрү, йөк ташу, атлар карау, барысы да була, колхозның бөтен эшендә дә катнаша.
Тормыш иптәше Рәйсә апа белән биш бала үстереп һәрберсенә югары белем алырга булышалар.Бүгенгесе көндә балалар үз гаиләләре белән читтә яшиләр. Исхак абый үзе генә яшәсә дә, ялгызлыкны тоймый, чөньки биш бала бик еш кайтып әтиләренең хәлен белеп, хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп торалар.
Хөрмәтле Исхак абый! Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелебездән тәбрик итәбез, сезгә озын гомер, исәнлек - саулык, ян тынычлыгы, балаларыгызның рәхәтен тоеп яшәргә телибез.