Зур Чынлы авылында яшәүче Камалиева Сәгадәт апаны 90 яшьлек юбилее уңаеннан, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов һәм Зур Чынлы авылы җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов тәбрикләргә килде.Алар Сәгадәт апага Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлек бүләге тапшырды.