Зур Чынлы авылында яшәүче Равия Абзал кызы Вәлиулловага 22 мартта 80 яшь тулды. Аны тәбрикләргә Зур Чынлы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Ильсөяр Рәис кызы Халиуллова килделәр. Алар Равия апага нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүен теләделәр.