16 февраль көнне Зур Чынлы урта мәктәбендә әфган сугышы һәм чечен кампанияләре ветераннары белән очрашу кичәсе узды. Очрашуга әфган сугышы ветераннары - Фаткуллов Тәлгат Равил улы, Хамидуллин Җәмил Карип улы, чечен кампанияләрендә катнашучы авылдашларыбыз - Хисаметдинов Радик Шәүкәт улы, Хисаметдинов Илсур Ринат улы, Бикчуров Әсхать Бари уллары килгән иде. Шулай ук бу очрашуда Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фатхуллов Фаиль Җәмил улы һәм "Бикчуров Р.А." крестьян - фермер хуҗалыгы башлыгы Бикчуров Равиль Ади уллары катнашты.