Бүген Зур Чынлы авылында туып үскән Равза Кәшаф кызы Фатхуллованың олы юбилее - 90 яшь.
Фатхуллова Равза Кәшаф кызы 1929 елның 1 февралендә Мухаметзянов Кәшаф һәм Разия гаиләсендә туаган. Әтисе Кәшаф авылда беренчеләрдән булып авыл Советы председателе булып эшләгән, Иске Чокалы авылында колхоз оештыруда катнашкан, Шәйморза авылында сельпо председателе булып эшләгән.
Равза Кәшаф кызы 5 класс тәмамлаган. Балачактан ук колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 18 яшьтән кияүгә чыга.Ире Равиль белән 56 ел бергә яшәп 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Венера яшьли вафаттан соң аның 2 баласын, берсе 7 яшендә икенчесе 10 яшендә, тәрбияләп үстерергә туры килә. Ире Равиль 70 яшенә кадәр колхозда терлекчелек тармагында эшли һәм 76 яшендә вафат була.
Равза Кәшаф кызы балалар үстерү белән бер вакытта колхозда дуңгыз фермасында, тәмәке,чөгендер үстерүдә эшләгән. Шул ук вакытта озак еллар клубта, кибеттә җыештыручы булып эшләп пенсиягә чыга, хезмәт ветераны.
Равза Кәшаф кызы 1988 елдан бирле “Рәйхан” фольклор коллективы әгъзасы булып чыгыш ясадылар. Гаилә ансамбле белән балалары, оныклары белән бергә Казан, Буа, Апас һәм районыбыз сәхнәләрендә чыгыш ясап дипломат, лауреат исемнәре алдылар.
Балалары:
1.Венера – киномеханик, авыл Советы председателе булып эшләде. 34 яшендә вафат булды.
2.Фиргат – Чаллы шәһәрендә яши. Комсомол путевкасы белән армиядән кайтуга Чаллы шәһәрен төзүдә эшли, соңрак үзенең бизнесын булдыра, хәзер пенсиядә.
3.Ринат – Ульяновск өлкәсендә яши.Механизатор булып эшләп пенсиягә чыга.
4.Рифкат – авылда яши, пенсиядә. Авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшләде.
5.Гельфруз – авылда яши. Авыл Советы председателе булып эшли, хәзерге вакытта мәдәният йорты мөдире.
6.Тәлгат – Ульяновск шәһәрендә яши. Торак- коммуналь хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә бригадир булып эшли. 2,5 ел Афганистанда хезмәт итте.
Бүгенгесе көндә Равза апа кызы Гельфруз һәм кияве Рамис белән бик матур һәм бәхетле яшиләр.
Равза апа сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.Сиңа исәнлек- саулык, ян тынычлыгы телибез, балаларыңның һәм оныкларыңның рәхәтен күреп яшәргә язсын!