Ап-пак карлар яуа салмак кына,
Ашыкмыйча уйнап, чайкалып
Табигатьнең олы буләге бу,
Кабул итик әйдә куанып.
Ап-ак төскә кумеп жир-ананы,
Яшерә күк кара төсләрдән
Кешелекне аерырга теләп,
Начарлыктан, көнче хисләрдән.
Күңелебез кардай чиста булып,
Яхшылыкны тойса җаныбыз
Гамәлебез торса изгелектән,
Күркәм итеп яши алырбыз.
Ап–ак карлар ява, ап-ак карлар,
Иске елның соңгы бүләге
Карлар булып яусын бәхет сезгә
Һәммәгезгә шундый теләгем.