8-март Хатын - кызлар көне уңаеннан...

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Һәр ел саен күркәм традиция буенча 8 - март Хатын-кызлар көне уңаеннан Чүпрәленең гүзәл затларын котлау чарасы уза. Быел бәйрәмнең төп кунаклары, районыбызның олы буын вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре иде. Безнең Зур Чынлы авылыннан бәйрәмдә Хаярова Гелсум Нурулла кызы һәм Хусаинова Рокия Арифулла кызы катнаштылар. Бәйрәмдә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләре дә тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International